Тэтимол 2015

ХӘРЕҖ, диал. төрле аерым мәгънәләрдә (к. ТТАС III: 384; ТТДС I: 223, 461) харыч, қәреҗ, қарыҗ, «повседневные необходимости», «расходы; дань, налог» ~ башк. (БТДҺ: 367) хәрез «матди мөмкинлек; юл азыгы, юл акчасы» < гар. х̣арҗ id. ← х̣рҗ «акча чыгу» сүзеннән, шуннан ук к. Хәраҗ, Хәраҗәт, Мәхариҗ > Магарыч.

Хәреҗ сүзе элекке заманнарда «юл азыгы» мәгъ. актив кулланылган. Гомумән исә бу сүз урта фар. һараха, һарага < арамей. һалака ~ аккад. илку «җир өчен түләү-салым» сүзенә тоташа, к. Абу Йусуф ал-Куфи. Китаб ал-Харадж. СПб., 2001: XXVIII.

Рус. харчи < хәреҗ тур. Отин Е.С. К истории и этимологии слова харчи // Этимологические исследования по русскому языку. Вып. VI. Изд. МГУ, 1968: 114–134. Рус. харчи сүзеннән харчевать «юлда, вакытлыча туклану», шуннан харчёвня «юл өстендәге ашханә» сүзе ясалып, татарча ул хәрчәүнә булып кайткан.



Предыдущая статья            Следующая статья