ХӘРӘМ «тыелган; изге; мәчеттә изге урын; хатын-кыз бүлмәсе; хатын» < гар. хäрам барча шул мәгъ. Шул сүздән фр. теле аша рус. гарем «хатын-кызлар бүлмәсе, өе» килә. Хәрәм сүзе харам сүзеннән гар. телендә үк аерымланган. Бу сүзнең мәгънәләре күп булып, төрле телләргә кергән. Будагов I: 515. Дерив.: хәрәмлә-ү, хәрәмләш-ү «уенда хәйләләү»; хәрәмлек һ.б. |