Тэтимол 2015

ХӘЗӘР, хазар «хазарин» – бор., инде үлгән халыкларның берсе.

Хәзәрләр турында ХIХ г. алып күп кенә язылса да, хәзәр теленнән ялгызлык исемнәр һәм титуллар гына билгеле. Этноним үзе бор. яһүди, гарәп, фарсы, рум (Византия), әрмән чыганакларында х авазына башланса да, рус. һ.б. чыганакларда к белән язылган, мәс., бор. рус. козаръ. Хәзәрләр яһүди динендә булгач, ялгызлык исемнәре күбесенчә яһүдичә. Каган ~ хакан, бәк тархан, шәд титуллары төркичә. Икенче бер титул болъшц «каган ярдәмчесе» ~ тат. диал. булышцы булса кирәк. Бер кәникә (хан кызының) исеме Цицак – нәкъ миш. цицәк диярлек; бер тәгин (принц) исеме Барысбәк һ.б. Хәзәрләр, күрәсең, мишәрләр, себер татарлары, ш. ук карачай-балкарлар, хәзер башлыча Литвада һәм Кырымда сакланган караимнар кебек цылаштырып сөйләшкәннәр. Караимнар яһүди динендәләр һәм хәзәрләрнең калдыклары булып исәпләнәләр. Аларның теле миш. сөйләшләренә бик якын.

Татарларда, удмуртларда, казакларда ш. ук караимнарда бор. көчле вә залим халык әләнгәсәрләр, аланкасарлар турында сөйләкләр сакланган һәм монда алан-хазарлар турында сүз бара дип уйлыйлар. Аланнар – бор. бер Төньяк Кавказ халкы, хәз. осетиннарның элгәрләре булса кирәк. Алар хәзәрләр белән союздаш булганнар, күрәсең. Бор. бер чыганакта хазарик һәм булгар бертуганнар диелә.

Бор. чыганакларда хәзәр теле «төрки тел», «бор. болг. теленә якын» һәм, хәтта «төрки түгел» дип тә язылган. Кайбер тарихчылар соңгы расламаны күтәреп алалар. Ләкин хәзәрләрнең һәрхәлдә идарәче кавеме төрки булганлыгы шик уятмый шикелле.

Угыз төркиләрен берләштерүче Сәлҗук хан Хәзәр илендә тәрбия алган, шунда хәрби хезмәттә булган. Ошбу факт та хәзәрләрнең төркилегенә бер дәлил.

Хазар, хәзәр, козар, касар этнонимының чыгышы юраулы. Кайбер тарихчылар (мәс., Гумилёв) «бу төрки сүз түгел» дисәләр дә, охшаш төрки сүзләр табыла, мәс., башк. қаһар (< касар), алт. казар «явыз әзмәвер төре» һ.б. З. Вәлиди (Velidi: 415) хәзәрләрнең төрки атамасы сувар булган ди.

Гаркави А.Л. Сказания еврейских писателей о хазарах. СПб., 1874; Артамонов М.И. История хазар. Л., 1962; Гумилёв Л.Н. Открытие Хазарии. М., 1966 (шуннан соң күп тапкыр нәшер ителгән); Плетнёва С.А. Хазары. М., 1986; Golden P. Khazar Studies. Budapest, 1980; Гмыря Л.Б. Хазары на Кавказе һәм Петрухин В.Я. Хазарский каганат и его соседи (ике мәкалә дә История татар. Казань, 2002 китабында. Шунда ук арытабангы әдәбият күрсәтелә).



Предыдущая статья            Следующая статья