Тэтимол 2015

ХАТЫН, диал. қатын «женщина; жена» < уйг., чыгт. хатын, хатун > гом. кыпч. қатын < бор. төрки qatun, xatun «бикә, хан хатыны» сугд. xwatĕn «хуҗабикә; хатын-кыз» сүзеннән дип исәпләнелә; икенче версия буенча, хатын < хантун «хан бичәсе» (ләкин -тун өлешенең чыгышы томанлы).

Хатын сүзе төрки телләрдән күрше телләргә кереп киң таралган: монг. хатун, хатан, монг. хатаң, эвенк. һ.б. катун «баһадирның, хөкемдарның хатыны», бор. рус. катуна «хатын» (Срезневский II: 1199) һ.б.

Шунысы игътибарга лаек: Себер телләрендә бу төрле паронимнар биргән: алт., шор., хак. һ.б. қат «хатын, теше, инәк», алт. кадыт «хатын», як. хатый, хатын «хатын-кыз», хотун «түрә хатыны» (Пекарский: 3406–3408, 3535). Будагов I: 524; Räsänen 1969: 156; Аникин: 272 (бай әдәбият күрсәтелә).

Хатын продуктив нигез: хатыннарча, хатынлык, хатынша, хатын-кыз.



Предыдущая статья            Следующая статья