ХАС «свойственно», иск. хасс  «особый, избранный» (хас оч «хазовый конец»), диал. «точно» (хас, хәс «точно как, очень похож на…», хә´ стә «точь-в-точь; вылитый») < гар. х̣ас̣с̣ id. ← х̣с̣с̣ «аеруча билгеләү, чиста булу» тамырыннан. Шуннан ук к. Махсус, Тәхсис, Хасият, Хәс.  Будагов I: 525. Дерив.: хаслык;  фразема: хас булу.  К. Хасла-у, Хыйсса.   Хас  сүзе элекке һәм бор. терминологиядә киң кулланылган: хас исем  «ялгызлык исем» (гар. исмүл-хасс тәгъбиреннән күчерелгән); хас хаҗиб  рус. «тайный советник» дигәнгә туры килә.   |