Тэтимол 2015

ХАН I«хан» >> коми. қан > удм. *кун «хан, хөкемдар». Бу сүз Урта Идел-Урал регионында тат. теле формалашканчы ук таралган булган, к. чув. хун < хон, хум < хом «хан», мар. хон, он, морд. он «патша», удм. кун «дәүләт», венг. ham «хан арбасы, мәгәлдәк». Гомумән, тат., башк. хан чыгт. һәм монг. телләреннән килә (кыпчакча – қан). Титул буларак хан бөтен дөньяга билгеле.

Хан ~ қан һәм хақан ~ қаған сүзләре тур. әдәбият зур, ләкин конкрет нәтиҗә юк. Күпчелек этимологлар хан сүзен кыт. куан «идарәче» сүзеннән дип карый. Икенче версия – авест. anhu «башлык, әфәнде» сүзеннән (Platts: 485). К. Будагов I: 527–528; Doerfer III: 1967: 123–173; Федотов II: 357; Аникин: 253–254.

Хан продуктив сүзьясагыч нигез: ханзадә «принц яки принцесса» (< фар.), ханбикә, хани, хания, ханчá, ханлык, иск. ханыш «хан кәләше». К. Хантама, Ханым, Хатын.



Предыдущая статья            Следующая статья