Тэтимол 2015

ФЫРТ «щегольской; щеголеватый, франтоватый» – гар. фарт, фирт «артыкчалык; алга сикереп чыгу, күренергә тырышу» сүзе тәэсирендә микән? Чаг. ш. ук рус. фарт «купшылык, шәпләнү», фартовый «шәпләнеп кыланучан» һ.б. 2005 нче елгы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә фырт рус. фарт сүзеннән килә диелгән», безнеңчә бу шиклерәк. Рус. фарт тур. Фасмер IV: 186 (нимесчәдә диелә).



Предыдущая статья            Следующая статья