ФИГЫЛЬ «действие; поступок; глагол (часть речи)» < гар. фи‘л id. ф‘л «эшләү, ясау, эш итү» тамырыннан. Шуннан күп кенә сүзләр ясалган. Бу тамырның продуктивлыгыннан чыгып, гарәп поэтикасында вәзен атамаларын (аларның саны йөзгә якынлаша) шул фигыльнең дериватлары рәвешендә бирәләр: фагыйль, фагыйлүн, фагыйләт һ.б. сүзләр шундый формула итеп кулланыла. Дерив.: фигыльле, фигыльсез; фигыль-шөгыль. |