Тэтимол 2015

ФӘГЪФУР иск. (К. Насыйри телендә), (Тимергалин: 497) фагфур, багбур «фарфор» < фар. фäғфӯр id. Бу фар. сүзен Будагов (I: 787) санск. бағ «тәңре» һәм пур «угыл» сүзләреннән гыйбарәт һәм Кытайдагы фарфор эшләнә торган бер өлкәнең атамасы дип аңлаткан. Ягъни фарфор «тәңре углы» булып чыга. Будагов әлеге өлкәнең хәзер ничек аталганлыгын, кайдалыгын әйтмәгән (әйтә алмаган). Хәлбуки фарфор фар. тулырак әйтелештә фарығфур дип атала. Димәк Будагов аңлатмасы дөрес түгел. Тик дөресен без дә әйтә алмыйбыз (белмибез). Фарфур сүзендәге фур һинд. пур «шәһәр, кала» булса кирәк. Ә фарығ ни?



Предыдущая статья            Следующая статья