Тэтимол 2015

ФАРСЫ «перс» < гар. фāрс < бор. ир. (б.э.к. I меңьеллык башыннан бирле билгеле) pars, parsik этнонимыннан, тәүге мәгънәсе төгәл билгеле түгел. Бу сүзләрнең күп вариантлары бар һәм алардан тарих дәвамында исәпсез күп сүзләр ясалган. Парстан гарәпчәләштерелгән фарс → фрс тамырыннан ясалган күп кенә сүзләрдән тат. телендә фарис «атлы, сыбайлы», фирасәт, фирәсәт «хәйлә-мәкер; оста сәясәт» кулланылган. Төп ир. пäрс ~ пәрс нигезеннән, грек һ.б. Европа телләреннән алынып, рус. перс, Персия, персик «шәфталу (җимеш)» һ.б. сүзләр кулланыла, алар тат. теленә дә үтеп кергәннәр. Фасмер IV: 184.

Дерив. фарси; фарсыча һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья