Тэтимол 2015

Ф авазы тат. телендә башлыча гар., фар. һәм рус (Европа) алынмаларына хас һәм алынмалык билгесе булып тора. Ләкин ул кайбер төп төрки сүзләрдә дә очрый: беренчедән, ымлыкларда (уф! пуф, фи!) һәм тәкълиди сүзләрдә (фыр-фыр, фрр, фыс-фыс һ.б.), икенчедән, Алтын Урда уйгурчасыннан кергән сүзләрдә (туфрак, яфрак, диал. җиффәр-ү һ.б.).



Предыдущая статья            Следующая статья