ҮЧТЕКИ, үчтекәй «игра с малышом, подкидывая его вверх» ~ чув. (Ашмарин III: 225–226) үтике, үчеки, мар. учи-учи, учики-учики, удм. уть-уть id. Бу (сүзлекләргә сирәк алына торган) сүзнең таралыш ареалы мәзкүр халыкларның озак гасырлар килен алышып, кыз бирешеп яшәүләренә гүаһлык итә. Чыгышлары буенча алар тәкълиди характерда. |