Тэтимол 2015

ҮТЕН-Ү «обращаться с просьбой, просить о чём-либо» < гом. кыпч. öтĕн-, öтин-, öтүн-, кар. отэн-, уйг. öтән- һ.б. < бор. төрки (ДТС: 393) ötün- id., КБтә – «хисле итеп сөйләү» ← бор. *öт-, *öта- (?) «тәфсилләп сөйләү, аңлату», к. бор. төрки (ДТС: 391) öt «киңәш; үгет» (фигыльнең исем коррелянты). Ихтимал ки, бу сүз бор. төрки (ДТС: 186, 391) öt-, еt- «җырлау, сайрау; хисләнеп сөйләү» белән бердәйдер – төрки телләрдә «җырлау – өндәү – чакыру» мәгъ. күчешләре бар (чаг. әтәч чакыру, к. ш. ук җыр ~ җар ), к. (бор. тат. сөйләшләреннән) удм. öтьыны (öт-) «чакыру, дәшү» (дериватлары шактый күп). Чув. витĕн- «үтенү» (> мар. витн-, витĕн-) болг. теленнән. К. ш. ук төр. öd «кагыйдә; иҗтимагый йола» < öt ödе- «үтәү». Үтен-ү һәм к. үтә-ү, шулай итеп, гомоген булуы ихтимал. Төрки öт- монг. öч- «аңлату; үтенү» сүзе белән чагыштырыла, монг. яңгырашы я -т- > -ч- күчеше нәтиҗәсе, я öтчи- (-чи фигыль нигезләрен киңәйткеч морфема, к. кыр-у → кырчы-у, үр-ү → үрче-ү һ.б.) формасыннан килә, к. удм. (< бор. төрки?) отчаны (отча-) «чакыру, өндәү, җыю». К. Үтләш-ү. ЭСТЯ I: 557–558; Федотов I: 127.

Дерив.: үтенел-ү, үтенеш-ү; үтендер-ү; үтенеч, к. Үтеч, Үтрек.



Предыдущая статья            Следующая статья