Тэтимол 2015

ҮТӘ-Ү «исполнять долг» < гом. кыпч., гом. төрки öтэ-, öтү-, öдү-, ööдү- «үтәү, бурыч түләү, ышанычны аклау»; (Радлов I: 1264) «дога кылу» (к. ш. ук Ә. Ясәвидә Дәрвишләрнең холкы мордар: үтәмәс дога), тув. үдэ- «кушылып җырлау» һ.б. үтә-ү сүзен бор. төрки öt-, öte- «җырлау, көйләп (мәҗүси) дога кылу» сүзе белән бәйләргә нигез тудыра. Ләкин Малов (1954, сүзлекчә) öтä- «дога кылу, җырлау» һәм үтä- «үтәү» сүзләрен аерып бирә. ЭСТЯ I: 505–506 (Э.В. Севортян үтә-ү сүзе белән үтен-ү сүзен баглап карый, ләкин бик ышандырырлык түгел). К. Үтләш-ү.

Дерив.: үтәл-ү → үтәлеш; үтәш-ү, үтәт-ү; диал. (ДС I: 259) үтәүче «чират буенча йомышка йөрүче»; үтәк (без теркәдек. – Р.Ә.) «үтәлергә тиешле бурыч», чаг. төр. ödek «штраф»; чаг. Үтәмеш, Үтәш – элекке кеше исемнәре (ихтимал, ниндидер иҗтимагый титулларны белдергәндер).



Предыдущая статья            Следующая статья