Тэтимол 2015

ҮТӘГӘН II часто встречающееся собственное имя (имя человека, топоним) < бор. төрки (ДТС: 393) ötükän (ötükеn jer, ïduq, ötükän jïš) «изге, бик билгеле бер урын», соңыннан билгеләнгәнчә, Хангай тауларында бер өлкә – төркиләрнең ана ватаны булып та исәпләнгән (ötü kän «иске, бор. Кангый» сүзеннән, Кангый < Хангай исә әкияти мәгъ., к. Каңгый ), якутларда Этүгэн, Үтүгэн Хаан «урман иясе, аю рухы», «тәмуг» (Нюргун Боотур... 1975: 42); кырг. öтöгöн «аю». Бу сүз монголларга төрки телләрдән кергән булса кирәк – соңгы гасырларда монг. Этүген эхе «Үтәгән ана» – җир яки ут анасы; ул еш кына алтан делхий «алтын җир; алтын өлкә» сүзе белән алмаштырыла; бур. идуган, итуган, удаган, утаган «хатын шаман, имче карчык, әпче карчык», бор. Европа сәяхәтчеләреннән монголларда П. Карпини итога, Джон Мандевилль Натигай, Марко Поло Начигай дигән рухны искә алалар һәм бу сүзләр Этүгэн ~ Үтәгән белән тәңгәлләштерелә. ДСЯЯ: 272; Банзаров 1955: 266–269; Czegledy: 55–69; Жуковская: 24–36; МНМ II: 674 (сүзнең чыгышы күрсәтелми); Velidi: 108–110.



Предыдущая статья            Следующая статья