Тэтимол 2015

ҮСЕРГӘН – название одного из башкирских племён (земли их располагались на юго-востоке исторической Башкирии), диалект которых близок к татарскому языку ~ башк. үçергән, үçәргән id. < (безнеңчә) нуг. үйсүңнэр, үйсиннэр, каз. үйсүңдэр, к.-калп. үйшүңңэр кабиләсе атамасыннан (метатеза). Үйсүңнэр сүзе үзе танылган кыпч. үйсүң, үсүң кавеме атамасыннан (күплек). З. Вәлиди буенча (Velidi: 408, 424, 433), үсүннәр – төркиләшкән тухриләр (тохарлар), германнарга якын һинд-европалылар. Алар б.э.к. V–IV гг. аксыл чәчле, зәңгәр күзле булганнар һәм Балхаш күленең көньяк-көнч. тарафларында яшәгәннәр (к. Гумилёв 2004: 259); гомумән, үйсүң сүзе – кытайча атама (к. Фасмер IV: 173). К. Уйсын.

Үйсүннәр б.э. беренче меңьеллыгында тәмам төркиләшеп беткәннәр һәм XII–XVI гг. бөтен монгол-татар биләмәләренә таратылганнар. Аларның төп токымнары казаклар дип исәпләнә. Соңгы үйсүннәрнең иң зур ыругы җалаер лар күп төрки халыклар, шул хисаптан себер татарлары составына да кергән (шулардан Касыйм татарлары арасында яшәгән атаклы тарихчы Кадыйр Галибик чыккан). Җалайыр сүзе хәз. Башкортстанның көньяк-көнбатышындагы Зилаер елгасы (һәм районы) атамасында (башк. Йылайыр ) чагыла. Бу җалаер сүзе асылда монгол этнонимнарының берсе һәм, күрәсең, җалаерлар асылда төркиләшкән монголлардан киләләр. К. ш. ук Султанов: 168–169; Исхаков, Измайлов 2007: 157–158.

Үсергән һәм җалаер сүзләренең тарихында этник тарихның да никадәр катлаулы булганлыгы шәйләнә.

Үйсүң этнонимы хәз. Башкортстанның көнбатышындагы Сөн һәм Өсән гидронимнарында да чагылыш таба бугай.



Предыдущая статья            Следующая статья