Тэтимол 2015

ҮРЧЕ-Ү «размножаться; плодиться, расплодиться» ~ башк. үрсĕ- id. < кырг. диал., уйг., чыгт. öрчи-, нуг. öрши-, каз., к.-калп. öршĕ-, кырг., к.-балк. ком. öрчү- > каз. диал. öршү- ~ чув. үрче [үрчэ-], ĕрче [ерчэ-] id. Мар. öрч-, öрчы-, öрчä-, удм. öрсё- «үрчү, таралу» (тат. теленнән дә, чув. теленнән дә).

Бу сүзнең беркадәр гайре табигый вариантлылыгы монда төрле сүзләр контаминациясеннән түгелме икән, дигән фикер тудыра. К. аз. (АДДЛ: 400) үрә-мәк, үрүшмәк, төр. üremek «үрчү».

Үрчĕ- < öрчи-, öрчү- гомумән öр- «үрү II» фигыленең интенсивлык формасы, к. башк. үрү- «үрчү»; ләкин тат. диал. (ТТДС I: 560) үрчет- «үртәү», ком. öрчү- «чир кискенләшү; ярсыну», каз. (Радлов I: 1241) öршү- «ярсынып сөйләү» сүзләрен үрчә- < үртә- һ.б. (к. Үртә-ү ) сүзләреннән дә чыгарып була.

Монг. үржи- «үрчү» төрки телләрдән булса кирәк. Будагов I: 123; Егоров 1964: 66; Räsänen 1969: 374 (үрче-ү не үр < öр «үр, калкулык» сүзеннән чыгара); ЭСТЯ I: 552.

Дерив.: үрчеш-ү, үрчет-ү; үрчем (һәм икенчел дериватлар).



Предыдущая статья            Следующая статья