Тэтимол 2015

ҮР-Ү II«подрастать (во множестве), подниматься вверх (о ростках)» < гом. кыпч., бор. төрки (ДТС: 388) ör- «үрү; күтәрелү», каз. диал. (ҚТДС: 266) öр- «йокыдан тору» – мөгаен öр «калкулык, текәлек» (к. Үр ) сүзенең фигыль коррелянтыдыр (к. ЭСТЯ I: 542–544), к. тат. диал. (ДС I: 258) үр-, каз., кырг., төр. диал. ör- «көтүлеккә чыгып таралу (терлекләр тур.)» – бор. төрки көтүлекләр үрләрдә, тауларда булган. Чаг. Үреш II.

Шулай ук бу сүзнең (һәрхәлдә «үсеп чыгу» мәгънәсендәге үрү нең) бор. монг. яисә тунг.-маньч. телләреннән алынма булу ихтималы да юк түгел, к. госм. (Радлов I: 1827) үрä- «күпләп үсү», хәз. монг. үр, бур. үрэ < яз. монг. üre < hüre «орлык; ашлык», тунг. урил < һурил < фурил < пурил «орлык; бала» (к. ССТМЯ II: 357).

Дерив.: үрдер-ү (махсус рәвештә, мәс., иртәрәк үстерү өчен); үрген, үренте (бу сүзләр үрге-ү фигыленнән дә ясала алалар). К. Үрә, Үрге-ү, Үрел-ү, Үрче-ү . Чаг. ш. ук Үрә-ү I, Үрмәлә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья