Тэтимол 2015

ҮРМӘКҮЧ, диал. (ЗДС: 87, 693) әрмәнүч, үрмәкәч, үрмәкчә, үрмәнче, үрмәкчен; үрмәчәк «паук» ~ башк. (БТДҺ: 363) үрмәкес, үрмәксен, үрмәксәү, үрмәксе, каз., к.-калп. öрмекши, нуг. öрмекшин, кырг. öрмöкчу, бор. чыгт. (Поппе 1938: 405) örmükci «үрмәкүч» ← гом. төрки öрмэк, öрмүк, бор. төрки (ДТС: 391) örüm «үрелгән тукыма; пәрәвез» ~ каз. öрмек «вертикаль туку станы» сүзеннән. К. ш. ук диал. (ДС I: 258) үрмәкчә, үрмәчә «пәрәвез», тув. ээримчүк «үрмәкүч», төр., аз. (Будагов I: 127) öрмәчәк id. һ.б.

Үрмәкүч сүзенең сингармоник чылбыры (ү – ә – ү) татарча түгел: бу вариант соңрак балалар телендә пәйда булган: -күч бөҗәк атамаларында очрый торган элемент, к. диал. күчмәкүч «камка таракан» һ.б. Гомумән, үрмәкүч сүзе төрки телләрдә бик вариантлы: кр.-тат., кар., госм. öрүмҗäк, бор. төрки (ДТС: 391) örümčäk, уйг. öргäмчи, бор. чыгт. öрүмҗик, хак. (Радлов I: 1226, 1228, 1243) öрүнмäҗäк, уйг. диал. öргäмчи, хак. ирĕмҗĕк, үзб. диал. öргәмчĕк – күренгәнчә, гом. төрки öр- «үрү, туку, ишү» фигыленә нисбәтләнгән сүзләр. себ. (Тумашева 1992: 85, 89) йөрмәүеч йөрү дән. К. ш. ук Юрьгәмеш .



Предыдущая статья            Следующая статья