Тэтимол 2015

ҮРКӘН (ТТДС I: 559) «плеть, длинный стебель таких растений как тыква, дыня, огурец и т.п.» < гом. кыпч.: кар., кр.-тат. öркäн, нуг., каз. диал. öркöн id., каз. өркен, төркм. үркен, öркэн «пәрәвез, озын бау», хак. (Бутанаев 1990: 96) öрген «атларны кырда кышлату өчен ныклы казыкка бәйләнгән озын бау» (чаг. чув. үркен < тат. теленнән – «20 м ара үлчәме»): ат казык тирәсендәге үләнне ашап бетергәч аны икенче «үркәнгә» күчергәннәр; кырг. öркöн, öркен «өлеш; бәхет»; төр. örük, örk «тышау», örken, örgen, örkün, örgün «аркан; дилбегә», тув. öрген «казык», як. öргöн «озын каеш; радиус, туры сызык», öргүүр «ат бәйләгеч казык» һ.б., күрәсең, бик бор. термин (бор. төркиләр атларын кырда кышлатканнар). Федотов I: 117 (үркән сүзен төр. урған «аркан» белән чагыштыра).

И.Г. Добродомов (к. СТ № 6, 1976: 12) чув. вĕрен (> мар. вĕрäн) «аркан, озын бау; 10 сажин киңлеге, 80 сажин озынлыгы җир үлчәме» сүзеннән һ.б. чыгып, рус. верига «аскет диндарлар тагып йөри торган авыр чылбыр, гомумән – гомер буе күтәреп йөрткән авыр йөгең» сүзен дә болг. *вериг < örig сүзеннән ди. Каз. диал. өргөн, өркөн «нәсел-нәсәп» күч. мәгъ. булса кирәк.

Бор. төрки (ДТС: 388) örgen örüldi «бау ишелде, үрелде» сүзеннән шәйләнгәнчә, үркән < örken үр-ү < ör- фигыленнән ясалган, ләкин монда хәл ителәсе сораулар бар: ни өчен кыпчакча -к-?



Предыдущая статья            Следующая статья