Тэтимол 2015

ҮРДӘК «утка» < гом. кыпч., төр. öрдäк, хак., шор. ортäк, алт. öртöк, кырг. öрдöк, төркм. ööрдәк, бор. төрки hördäk «үрдәк», як. үрдукäн, öрдукäн «чүрәгәй» сүзен Г. Рамстедт (к. JSFOu 55, 1951: 93) бор. *ör- ~ эвенк. һур-, маньч. фура- һ.б. (ССТМЯ II: 352) «чуму» сүзеннән ди. Ләкин башк. өйрәк, кырг. үүрöк, бор. кыпч. äврäк, тув. öдүрек, бор. төрки (ДТС: 377) ödiräk «үрдәк» бу фаразны шик астына куя. Хак. диал., тув. диал. öдрäк «үрдәк төре – сызгырак үрдәк», В. Радлов (I: 1284) фикеренчә, öт- «сайрау, сызгыру» сүзеннән. Бүтән төрле фаразлар тур. ЭСТЯ I: 547–548; Eren: 316–317.

Башк. диал. (БТДҺ: 256) өйөрҙәк һәм үзб. (ЎХШЛ: 24) әвирдәк яңгырашларына караганда, беренчел сүз öгүрдäк «кулга ияләштерелгән кош» булырга тиеш, к. госм. (Zenker: 127) ögür «кулга ияләшкән; гадәти» < *öggür «уйлаучан, күндәм». Хикмәт шунда: үрдәксыман кошлар бик тиз ияләшәләр (һәм тиз кыргыйлашалар). Чаг. (-дәк кушымчасы) бизгәлдәк, кашкалдак. Шул ук өйердәк һәм әвердәк яңгырашлары бор. гом. төрки äгүр «әверү, әйләнү» фигыленнән дә ясалган була ала: үрдәкләр (бигрәк тә кыр үрдәкләре) су төбенә җитәр өчен баштүбән «әверелеп», артлары гына су өстендә күренгән хәлдә озак-озак торгалыйлар. Мондый үзенчәлекле кыланыш үрдәкләргә генә (яисә аеруча үрдәкләргә) хас бугай.

Себер халыкларында (шул исәптән кайбер төркиләрдә дә), билгеле булган этиологик легенда буенча, тәүдә дәньяда тик тоташ океан-су һәм һава-күк кенә булган, ди. Шуннан Тәңре үрдәкне яралткан. Үрдәк су өстендә йөзеп йөргән дә, күкәй салырга урын булмагач, су төбенә кадәр чумгалап, томшыгы белән балчык өеп бер түмгәк ясаган, шунда күкәй салган. Барча континентларны һәм утрауларны шул үрдәк-демиург ясаган һәм җирдәге хәятны үрдәк барлыкка китергән булып чыга. К. ш. ук Энҗеле үрдәк.

Көнб. Себер татарлары, аучылык белән күп шөгыльләнгәч, кыр үрдәкләренең егермеләп төрен аералар, мәс., аккацы, икәүборын, кашкалдак, күгәл, кылгойрык (кылкойрык), майган, царәгәй (чүрәгәй), цыплай, цыплак, цупыртык, чомга ~ чумга, чумгалак ~ чумгыл, зәңгәрбаш, яшелбаш һ.б. Үртәклә-ү «кыр үрдәген ауларга йөрү» дигән махсус фигыль, үртәкцел «үрдәк аулаучан» дигән исем-сыйфат бар.

Үрдәк-демиург тур. к. Давлетшин (1992: 217–219); МНМ II: 681.



Предыдущая статья            Следующая статья