Тэтимол 2015

ҮРӘЧӘ «отвод, грядки, нащипы саней и телег (обычно сплетённые из верёвок между двумя брусьями); нахлёстки» ~ башк. үрәсә id. > чув. үрече, мар. öрäчä, удм. ырача, орача, арача «үрәчә; үрәчә кәртәлеге (борысы); чананың буй аратасы» < гом. кыпч. (ком. һ.б.) öрече, öрүче (> нуг., каз. öреше) id. «эре челтәр», кырг. öрöчö ~ öрöҗö «эре квадратлы бизәк төре, кирәгә киезе» ← тат. *үрә (теркәлмәгән) < гом. кыпч. öре, öрә, кырг. öрö, öрöö, төр. örе, örü, örgü, бор. төрки (ДТС: 391) örüg «(баудан һ.б.) үрелгән (нәрсә), бау аркалык, үрелгән яндавыр һ.б. (бер-берсеннән троплар рәвешендә чыга торган күп мәгънәләрдә)», «катлаулы тышау» (шуннан башк. – к. БТДҺ: 363 – үрәлә-ү «тышаулау»), к. ш. ук төр. örek «бау кирәгә (тирмәнең вертикаль яндавырларын хасил иткән бау челтәр, вакытлы тирмәләргә куела, даими яндавыр-кирәгә исә таяклардан төзелә)», чув. ĕревĕч «үрәчә», диал. (Ашмарин IV: 19–20) үретти «көре кысасының аскы һәм өске горизонталь тупсаларының берсе», як. öрöсö ~ öрöһö «рәшәткә; күкрәк читлеге». Э. Пекарский (III: 1962) бу сүзне турыдан-туры тат. үрәчә сүзе белән чагыштыра. Китерелгән барча сүзләрнең тамыры, әлбәттә, үр- < öр- «үрү», к. ЭСТЯ I: 546. К. ш. ук Räsänen 1969: 374; Федотов II: 300–301 (материалы бик аз һәм этимологиясе сай).

Үрәчә сүзе, шулай итеп, күчмәчелектән утраклыкка күчкәндә мәгънәсе тарайган сүзләрнең берсе. Чаг. Үреш I.

Дерив.: үрәчәле, үрәчәсез (чана, арба тур.); үрәчәлек; үрәчәлә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья