Тэтимол 2015

ҮР «возвышение, плоскогорье; высокое место» > мар. öр < гом. кыпч., гом. төрки öр ~ алт. öрö, шор. үрä, чув. вир (к. Ашмарин V: 236–238) «үр; дала, өс», вире «үргә, тауга менеш»; кайбер телләрдә (к. ЭСТЯ I: 542–544) öр, öрең «тәхет» (!), öрү «ясалма калкулык, өем» һ.б. Бор. төрки (ДТС: 388) örgi- «төзү, кору», örgin, örgün «тантаналы корылма, тәхет» һ.б.ш. Э.В.Севортян үр < öр исем нигезен öр- «үрү, югарыга үсү» фигыле (к. Үр-ү ) белән гомоген дип карый.

Үр продуктив нигез: үрлә-ү, үрләт-ү, үрлек . К. Үрә, Үрә-ү I, II, Үрләч, Өркәч.



Предыдущая статья            Следующая статья