Тэтимол 2015

ҮП-Ү(үпте, үбү) «целовать» < гом. кыпч., уйг., госм. öп- id., бор. төрки (ДТС: 387, 393) öр-, öv- «убу, суыру, йоту» һ.б. нигезендә этимологлар үбү ~ убу (öп- ~ оп-) сүзләрен бердәй дип уйлыйлар, чаг. ш. ук себ. әкиятендә: Ул егет бер күлнең суын аузына үбеп алады, икенце күлгә аппарып куяды (Радлов, Образцы… VIII: 366). Гомумән үп < öп, уп < оп тәкълиди сүздән булса кирәк (к. Уп-у ), чаг. Чуп итү һ.б. ЭСТЯ I: 539–540.

Дерив.: үбел-ү, үбеш-ү, үптер-ү; үбеш; диал. үбек, үпәч.



Предыдущая статья            Следующая статья