Тэтимол 2015

ҮН-Ү (Тумашева 1992: 229) «вырасти; прорастать; уродиться; размножаться» ~ башк. диал. үнә- (БТДҺ: 362, үнәмә «үсү» сүзендә), үн- < гом. кыпч., чыгт., уйг., тув. һ.б. үн- «үсү, уңу (иген тур.), яңа буын туып үсү», к. ЭСТЯ I: 530–532 (тат. сүзе искә алынмаган).

Тат., башк. телләрендә бу сүз өн- яңгырашында булырга тиеш иде, ләкин алай булмаган (ихтимал өн дигән бүтән омонимнардан качынылгандыр).

Дерив.: үндер-ү «уңыш алу, яңа буын үстерү»; күч. «файдага ирешү (мәс., сәүдәдә)». Тув. үнүк «яшь терлек, үрчем» сүзеннән чыгып, без рус. внук, унук (> тат. онык ) «балаңның баласы» сүзен дә төрки телләрдән кергән булырга мөмкин дип карыйбыз (к. Онык ).



Предыдущая статья            Следующая статья