Тэтимол 2015

ҮЛӘН, диал. (ДС I: 216) үләм, себ. (Дмитриева 1981: 170, 193) öйлäң, үләң, үлöң «трава; лист» < гом. кыпч. öлэн, öлэң, чыгт. öлäң, кырг., алт., як. öлöң «үлән; сазламык үләне (аеруча)» < бор. төрки (ДТС: 383) öläŋ «чирәмлек» > тув. öлең «күрән», яз. монг. ölеŋ, ölеn «йомшак куе үләнлек» һ.б. чыгт., тув., бор. төрки öl, ööl > як. үöл «сусыллык, дым; дымлы» сүзеннән (Gabain 1950: 323). К. ш. ук төркм. диал. һöлöң «куе үләнлек» ← һүл, һöл «сусыл, дымлы». Чув. ухлем, үхлĕм «сарут, курмы үлән; чүп үлән; учак» сүзендә дә бор. -һ- саклана бугай; чув. валем, валĕм «бер кочак печән» үзенчәлекле рәвештә мәгънәсе тарайган вариант. чаг. ш. ук Үл-су . ЭСТЯ I: 527–528.

Дерив.: үләнле, үләнсез; үләнлек; үләнсел (дала, урын), үләнчел (хайван).



Предыдущая статья            Следующая статья