Тэтимол 2015

ҮЛӘКСӘ «падаль; остатки» > чув. үлексе, мар. öлäксä, удм. öлексы < гом. кыпч. öлэксэ, башк. (БТДҺ: 361) үләкçә, үләçкә, үләкһә, кырг. öлöксö, öлүксе, уйг. öлүксә id. ← öл- «үлү». Кайбер тикшеренүчеләр (к. Рамстедт 1957: 121; Цинциус 1969: 297–307) бу сүздә -ксä кушымчасын күрәләр. Ләкин бүтәнчә дә булырга мөмкин: безнеңчә, үләксә < öлүксә «үлек савыты» ягъни монда һәртөрле сыешлыкларны белдерүчән -са//-сә кушымчасы гына бар. Бор. төркиләрдә үлекләрне-мәетләрне табутка салып агачка асып куйганнар яисә зуррак елгага агызып җибәргәннәр (к. Кабырчык ). Шундый табут яисә мәет куелган таскак үләксә < öлүк-сә дип аталган, соңрак, әлеге гадәт онытылгач, бу сүз мәеткә күчерелгән булса кирәк.

Дерив.: үләксәлек «үләксәләр илтеп куела торган чокыр»; себ. (Тумашева 1992: 228) үләкцен «кәнтәй» сүзе дә, ихтимал, *үләксәчен сүзеннәндер.



Предыдущая статья            Следующая статья