Тэтимол 2015

ҮЛӘЙ (Тумашева 1992: 228) «седая старуха» (аңлатмасы төгәл үк түгелдер шикелле, дөресрәге – «чал төшкән, төсе уңган – теләсә нинди чәч тур.») ~ алт. (Баскаков 1966: 142) öлö «ак таплы, аксыл чуар (ат)», тув. öле «аксыл, аксыл күгелҗем; чал, чаларган», каз. *öлег «буз, агарган» (öлегзы- «бузару, сазару» фигыленең нигезе) – арытабан ачык түгел. Һәрхәлдә үл-ү белән багланмаган.

Без бу сирәк очрый торган сүзне ул үлү, үлем белән багланышлы түгеллеген күрсәтү өчен алдык. Югыйсә үләй «чал карчык» диеп аңлатылгач, татарларда карчыкларга «үләсе зат» дип әйтәләр, дип аңлашылырга мөмкин.



Предыдущая статья            Следующая статья