Тэтимол 2015

ҮКЧӘ «пята, пятка; задняя часть каблука» < гом. кыпч., госм., уйг., үзб. диал. öкчә, башк. үксә, кырг. öкчö, нуг., каз., к.-калп. öкше, төркм. öкҗе «үкчә; табан» ← урта төрки öк, öг ~ калм. öög < ögеg id. ш. ук «фундамент, аслык», үзб. диал., чыгт. öк «колонна, багана» (к. Радлов 1178–1187). Будагов I: 145; Мухамедова 1973: 138–139 (бор. телләрдә «эшерге, келә» мәгъ. булган ди); ЭСТЯ I: 520–521.

Дерив.: үкчәле, үкчәсез, үкчәлек.



Предыдущая статья            Следующая статья