Тэтимол 2015

ҮКСЕ-Ү «громко рыдать; всхлипывать» < гом. кыпч.: нуг., каз. үкси-, үксĕ-, кырг., алт. öксö- id., үзб. öкси, окси- «боегу; җәберсенү» бор. төрки ög, ök «уй, искә төшерү» сүзеннән булса кирәк. Э.В. Севортян (1960: 302) үксе- < öксү- нигезен бор. ök, ög «ана, әни» сүзеннән ди (*ögsü- әнисен юксыну?). Ләкин үксе- һ.б. тәкълиди сүздән дә ясала ала (үксе- < үкес- ~ үкер- ? һ.б.).



Предыдущая статья            Следующая статья