Тэтимол 2015

ҮКЕР-Ү, себ. үгер-ү «реветь» > мар., удм. öкыр-, чув. үхĕр- id. < гом. кыпч.: нуг., каз., к.-калп. öкир-, кырг., к.-балк. һ.б. öкүр-, öгүр- id. < ö-күр- (-қыр – аваз белдергән тәкълиди сүзләрдән фигыль ясагыч кушымча).

Дерив.: үкерен-ү, үкереш-ү, үкерт-ү. Себ. үгер-ү (< үкер-ү) гомумән «тавышлану, кычкыру; чакыру» мәгъ. кулланыла, к. Тумашева 1992: 228.



Предыдущая статья            Следующая статья