ҮКЕН-Ү «раскаиваться, сожалеть о случившемся» > чув. үкĕн-, мар., удм. öкын, үкын-, үкĕн- d. < гом. кыпч.: нуг., каз., к.-калп. öкин-, кырг., к.-балк., ком. öкүн-, öгүн-, уйг. öкүн-, öгүн- id., ш. ук «зарлану» ← бор. төрки (ДТС: 378–379) ökün- id. ← *ööк- < *ogük- «уйлану, нык уйлау» ← öк- > чув. үк- «төшү; төбенә төшү» («төш-ү» > «уйлау» мәгъ. күчеше, к. Төшен-ү ). Кыпч. телләрендә интервокаль -к- гадәттә тартык+к урынына килә, шунлыктан үкен- < *öккүн- < *öгүкүн- дип уйларга кирәк. К. ш. ук Үгет, Үктер-ү, Берүк. ЭСТЯ I: 523–524; Федотов II: 298–299. Дерив.: үкенел-ү, үкенеш-ү, үкендер-ү; үкенеч (< бор. төрки okünč һ.б.) ~ себ. (Тумашева 1992: 228) үгеч «кайгы». |