Тэтимол 2015

ҮК II: берүк «пожалуйста; не забудь» «бер уйла» дигән сүзтезмәдән килә, к. бор. төрки (ДТС: 378–382) ög-, ök- «уйлау, фикерләү». Аның исем коррелянты ög ~ ök «уй, фикер; хәстәр», ш. ук «(хәстәрләүче) ана, әни» мәгъ. кулланылган. Бу исем һәм фигыль тамырыннан бор. телләрдә бик күп сүзләр ясалган булган, тик аларның күбесе тарих дәвамында бүтән сүзләр белән алмаштырылган. Тат. телендә ög ~ ök тамыр сүзенең дериватларыннан түбәндәгеләр сакланып килә:

үгет < бор. төрки ögüt ögü- яки öggü- «акыл бирү»;

үкен-ү < бор. төрки ökkyn-, ökün- «уйлану» ← ökü- яки ökkü- «уйлау»;

диал. үктер-ү «аңдыру, уйлап эш итәргә кушу» – үк- < öк- фигыльнең йөкл. юн. формасы;

иске әд. үктәм < бор. төрки ögdäm «акыллы һәм горур»;

өйрән-ү ~ үрән-ү һәм өйрәт-ү ~ үрәт-ү сүзләре – бор. öгрә- «акылга утыру» фигыленең кайт. юн. һәм боерык фигыль формалары;

үги < үгәй сүзе монг. телендә öггүй «акылсыз; анасыз» рәвешендә төрки алынма öг сүзеннән ясалган; аның төрки үксез < öлсүз сүзеннән калька булуы ихтимал. К. Үгәй, Үгет, Үкен-ү, Үксез, Үктәм.

Бор. ög, ok һәм ög-, ök- сүзләренә омоним (ихтимал, тарихи тамырдаш) итеп бор. төрки ög- «мактау» сүзе дә китерелә. Бу сүздән иске тат. (Тукайда бар.) үкеш-ү «макташу» килә. Ихтимал, шуннан ук тат. диал. (себ.) өй-ү, үй-ү «(мактап) җырлау» сүзе дә киләдер. Бүтән төрки телләрдән к. төр. öv- «мактау, данлау» (күп дериватлары белән) < бор. ög-. К. ш. ук Өрек-ү II.



Предыдущая статья            Следующая статья