Тэтимол 2015

ҮЗРӘ иск. «на, над; в, по всему; о, относительно; сообразно», себ. (Тумашева 1992: 165) өсәрә «сообразно; соответственно; к лицу, подходящий; как-то раз» < чыгт., уйг., иске угыз. үзрә id. бор. төрки *üz «өс, өске як» (шуннан ук үст) һәм шуның фигыль коррелянты üz- «өстә булу» нигезендә ясалган сүзләрнең берсе, к. ш. ук иске тат. (Котби), чыгт., бор. төрки (ДТС: 629; Боровков 1963: 336–337) üzä «өстенә, янына; нигезендә» > як. үöһэ id. Үзрә – үз нигезеннән, үзәрә – үзә нигезеннән -ра кушымчасы ярдәмендә ясалган, чаг. шундыйлардан соңра, тышра, эчрә . Гомумән, үзрә һәм үзәрә синоним булсалар да, мәгънәләрендә һәм кулланышларында аермалыклар да юк түгел; үзәрә исем итеп тә кулланыла – үзәрәсенә, үзәрәсеннән, үзәрәсендә диелә; кайбер ядкәрләрдә очрый торган үзәр һәм үзәре (шуннан үзәрендә «турында») нигезләре үзәрә сүзеннән кире сүзьясалышы буенча барлыкка килгәннәр булса кирәк. Чаг. ш. ук чыгт. (Боровков 1963: 337) үзäки «өстәге», үзäлä «өстеннән, өстән», (Будагов I: 132) үзәр-, үзүр- «(сайлап) күтәрү, югары мендерү». Räsänen 1969: 526–524; Мухамедова 1973: 183; ЭСТЯ I: 622–623 (тат. диал. өзәрә > өсәрә беркайда да искә алынмаган).



Предыдущая статья            Следующая статья