ҮЗГӘР-Ү «изменяться, измениться» < гом. кыпч. öзгэр- id. үзгә < öзгэ сүзеннән бик аңлаешлы рәвештә (-р кушымчасы) ясалган һәм ясагыч нигезеннән активрак кулланыла торган сүз.
Дерив.: үзгәрел-ү, үзгәрен-ү, үзгәреш-ү, үзгәрт-ү; үзгәргеч, үзгәрмеш һ.б.