Тэтимол 2015

ҮЗГӘ «иной, обособленный; отличный от; чужой» < гом. кыпч. öзгэ, уйг., үзб., угыз. öзгә, куман. (Радлов I: 1304) öзгä, бор. төрки (ДТС: 395) özgä > алт., тув. öске, аскä, алт. диал., кырг. öзгö һ.б. «үзгә» – үз < öз сүзенең юнәлеш килеш формасыннан лексикалашкан булса кирәк (к. ЭСТЯ I: 506–508), чаг. баш башка, үң үңгә, ләкин бүтәнчәрәк тә килеп чыгу ихтималы бар.

Үзгә продуктив нигез: үзгә-башка (парлы сүз), үзгәлән-ү, үзгәләт-ү; үзгәлек; үзгәгә, диал. (ТТДС I: 556–557) үзгәлчә, үзгәлчи һ.б. К. Үзгәр-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья