Тэтимол 2015

ҮЗБӘК «узбек» – закономерное татарское отражение самоназвания узбеков *öзбэк, ўзбек. Гомуми караш буенча, хәз. үзбәк этнонимы Алтын Урда ханы Үзбәк исеменнән, ә гомумән бу сүз *öзү бэрк «асылы, үзе ныклы» тезмә сүзеннән, имеш, к. Будагов I: 131–132.

Үзбәк этнонимы бөтен үзбәк халкына карата ХХ г. гына кулланыла башлый, шуңа кадәр бу сүз күчмәче һәм авыл-кышлак үзбәкләрен генә белдергән. Шәһәр үзбәкләрен исә сарт (к.) дип атаганнар.



Предыдущая статья            Следующая статья