Тэтимол 2015

ҮЗӘН, диал. өзән, себ. (брб.) үзöн «долина; река между горами» < гом. кыпч., хак., угыз. öзэн, кырг., алт. öзöн, үзб. (ЎХШЛ: 203) öзәң «үзән», хак. диал. öзöн «кәүсә; үзәк» ~ чув. васан < болг. *wәзән < кыпч. öзäн, *ööзäң id. – әлбәттә, үз < öз (к. Үз I ) нигезеннән, ләкин ясалышы ачык түгел. Төр. öz «чишмә, инеш»; алт., кырг., каз. телләрендә öзек, öзöк «елгачык» һәм öзен, öзöн «үзән» аерымлана. Ихтимал, үзән < ööзэң < *öгүзэң, к. бор. төрки (ДТС: 382 һ.б. чыганакларда) ögüz, öküz, ööz «елга, ташкын; муллык, күплек». Чаг. тат. диал. (себ.) öйсäн «үзән» ~ алт. диал. öйзöм «уйсулык». Рус. узень «елга тармагы; күп кенә елгаларның атамасы» тур. Фасмер IV: 155; ЭСТЯ I: 510.

Дерив.: үзәнле, үзәнсез; үзәнлек.



Предыдущая статья            Следующая статья