Тэтимол 2015

ҮЗӘК, себ. (Тумашева 1992: 165, 230) öзöк, үсәк, (Димитриева 1981: 170) öйсäк «стержень; центр; долина; нутро; душа», (в выражении үзәк көю) «пищевод; трахея», себ. «ось телеги», диал. (ТТДС I: 557) «отборный (о волокнах льна или конопли)», «центральный» < гом. кыпч., хак., алт. öзэк, башк. үҙәк, уйг., үзб., угыз. öзәк, ööзәк, алт., кырг. öзöк «үзәк», ш. ук «үзән» < бор. төрки (ДТС: 395) özäk «тарлавык; кан тамыр; үзән», әлбәттә, үз < öз сүзеннән деминутив (үз-әк булып тат. теленең үзендә дә ясала алыр иде). К. Үз II . Чув. васак «үзәк» < болг. *wәзәк < чыгт. öзәк; чаг. төп. болг. wәр < öр (к. Үз I ). ЭСТЯ I: 509–510; Гарипова 1998: 117–119.

Дерив.: үзәкле, үзәксез; үзәклек.



Предыдущая статья            Следующая статья