Тэтимол 2015

ҮЗ I«сам, особа; свой, свойский; близкий (мәс., үз кеше дигәндә)», күбесенчә тартымлы формада кулланыла: үзем, үзебез, үзең, үзегез, үзе, үзләре < гом. төрки öз, төркм. һ.б. ööз [өˉз], як. үöс, чув. вар ~ монг. ör [өр, өрө] id. Урал-Алтай телләрендәге бүтән кайбер сүзләр белән чагыштырулар – к. ЭСТЯ I: 506–508 – бигүк ышандырырлык түгел. К. ш. ук Räsänen 1969: 376–377.

Үз гадәттән тыш күп дериватлы нигез: үзенә, үзенчә, үзлә-ү, үзләш-ү, үзләштер-ү, үзлек, үзлегеннән, үзчел һ.б. һәрберсе продуктив нигезләр; үз- сүзьясагыч префикс буларак бихисап сүзләрдә очрый, аларның күп кенәсе рус. сүзләрдән калька (алардагы сам-, само- һ.б. урынына кулланыла); үзагым, үзаң, үзэшчән һ.б.ш. Фразеологизмнар да шактый күп: үз алдына, үз дигәне (белгәне), үз итү, үзенә башка, үзенә күрә, үз-үзенә, үзеннән-үзе, үз-үзеннән һ.б. Хәз. төр. телендә öz- префиксы ярдәмендә йөзгә якын сүз ясалган. К. Үзәк, Үзән, Үзгә.



Предыдущая статья            Следующая статья