Тэтимол 2015

ҮҖЕКЛӘ-Ү, диал. (ТТДС I: 105, 409) иҗеклә-ү, үчә-ү «дразнить, поддразнивать» < үч, диал. öйч «үч» сүзеннән; ч > җ күчеше элекке үйч варианты тәэсирендә барлыкка килгән (-йч- > -җ-) булса кирәк (чаг. Үҗәт ). Үчеклә-ү вариантында -ч- саклану бу сүзнең морфемик составы онытылмаган тирәлектә кулланылганлыктан килә. Иҗеклә-ү варианты халык этимологиясеннән киләдер.



Предыдущая статья            Следующая статья