ҮҖӘТ (Троянский I: 89) «упрямый; ожесточённый» < гом. кыпч. (ком.) öҗэт > каз., к.-калп. öжет id. < бор. төрки (ДТС: 376) öčüt «үчләшү» >> себ. (Тумашева 1992: 231) үцәт «үҗәт» (-ц- < -ч- > -җ-); к. ш. ук тат. диал. (без теркәдек. – Р.Ә.) үҗәр < уйг. öҗәр- > кырг. öҗöр «үҗәт, тырыш». Үҗәт < үчәт < öчәт сүзе бор. үчә- < öчә- «үч булу» фигыленә бор. -т ялганып ясалган, к. югарыдагы үгет . Биредәге -ч- > -җ- тур. к. Үҗеклә-ү. ЭСТЯ I: 559, к. Үч. Л. Будагов (I: 313) һәм аңа ияреп М. Ногман да (Ногман: 102) үҗәт сүзен гар. хуҗҗäт «исбат, дәлил» сүзеннән дип язганнар, хәлбуки бүтән төрки телләрне карарга кирәк иде! К. Үчәш, Үчәш-ү. Дерив.: үҗәтлек; үҗәтлән-ү, үҗәтләш-ү. |