Тэтимол 2015

ҮГЕЗ «бык» < гом. кыпч. öгүз (башк. үгеҙ, нуг., каз., к.-калп. öгиз), уйг., чыгт., угыз. öкүз, үзб. хукиз, уйг. диал. һöкүз ~ чув. вăкăр, венг. ökör, ewker (болг. теленнән) «үгез», монг. үхэр, як. (Поппе 1938: 37) üker «үгез, сыер (мөгезле эре терлек)», к. ш. ук алт. (Баскаков 1966: 142) үңүс, öңүс «ата аю»; фонетик вариантка, ихтимал, тат. диал. (эчк, к. ТТДС I: 207) қуғыр «үгез» якындыр, к. тунг. һукур, монгор. (монг. диал.) fuguor < *pügüör. Бу мәгълүматлар үгез сүзен үкер-ү белән чагыштыруның (Г. Алпаров) нигезсезлеген күрсәтәләр. Ш. ук үгез < öкүз һ.б. һинд.-евр. (тохар) телләреннән китереп чыгару да нигезсез (төрле бәхәсләр тур. к. ЭСТЯ I: 521–523; тат. диал. қуғыр мисалы китерелми). Төр. oγuz варианты да бар, к. Eren 314–316. К. ш. ук бур. үрхэр «үгез» (бу бөтенләй оригиналь вариант). Федотов I: 105–106.

Дерив.: үгезле, үгезсез; диал. (ДС I: 256) үгезәк «үгез бозау».



Предыдущая статья            Следующая статья