Тэтимол 2015

ҮГӘР (ЗДС: 688): үгәр ылан «очень подвижный ребёнок» ~ рус. ýгорь – бик хәрәктчән балык төре (угря в руках не удержать дигән мәкаль дә бар). Ләкин бу чагыштыруга шикләнерлек урын кала: тат. үгер яңгырашында булырга тиеш иде. Рус. огарь – «хәрәкәтчән кыр үрдәге төре» сүзеннән дә килә ала.

Тат. телендә үкәр дигән су кошы булган бугай: Башкортстанда Караидел буенда, сазламыклы елга-күлләр арасында утырган Үкәрле дигән авыл бар һәм к. чыгт. (Будагов I: 143) уқар, Бабур телендә ғуқар, бур. диал. ухара «ләкләк, торнасыман бер кош»; як. үкэр «биек камыш, күрән» ~ эвенк. укар «торна»; рус. диал. (Аникин: 381) укар «көе сиртмәсе» ~ төр. okar «зур күлбога, су үгезе (озын аяклы бер кош, гадәттә камышлыкта балык сагалап тора)», Радлов (I: 993) буенча, окар «челән».



Предыдущая статья            Следующая статья