Тэтимол 2015

УЯУ[уйаw] «бдительность» – *уйа-у «уяу, өнендә булу» фигыленең исемләшкән-сыйфатлашкан формасы. Шул ук фигыльдән уян-у, уят-у юн. формалары ясалган һәм алар барча төрки телләрдә (билгеле фонетик вариантларда очрый). Бор. төрки (ДТС: 362–363) oduγ ~ oδuγ «уяу»; odul-, odun- «уяну», odγur- «уяту».

Уйа - нигезе үзе беркайда да теркәлмәгән бугай, ләкин ул уйа-н-у, уйа-т-у сүзләре шул фигыльнең кайт. һәм йөкл. юнәлешләре булуга шик юк.

Уйа- < ойа- < ойға- < оδγа- «уяу булу» бор. *оδ//ор тамырыннан, к. чув. вăран- << *оран- «уяну», вăрат- << *орат- «уяту». Әле *оδ//ор тамырының мәгънәсе ачык түгел, уй < ой «уй» сүзе белән баглау бигүк ышандырырлык түгел (к. ЭСТЯ I: 429–432). Räsänen 1969: 357; Федотов I: 108. Иске тат. формалар тур. Zajączkowski: 115.



Предыдущая статья            Следующая статья