Тэтимол 2015

УЫЛДЫК, себ. (Радлов I: 1700–1701) ултык «икра» ~ башк. ыуылдық, (БТДҺ: 410) ыуылдырық, ыуылтық, ыуылтырық – төп мәгъ. бу сүз «балыкның уылдык капчыгы» булган, к. чыгт. (Радлов I: 1016) оғулдуруқ «күкәйлек, аналык», ләкин кыпч. телләрендә бу сүз бүтәнчәрәк мәгъ. алган: нуг. увылдық, к.-калп. уылдырык, к.-калп. уылдық, уылдырық, кырг. улдуруқ «уылдык», төркм. (ТДГДС: 137–138) оvулдуруқ, оғлон туруқ «уылдык», күч. мәгъ. «яшь кенә» һ.б. Формаль җәһәттән сүз болай аңлатыла: оғул ~ уғыл (бу сүзнең «умарта күче; балык орлыгы укмашы» кебек мәгъ. бар) + -дуруқ//-туруқ (бу кушымча һәртөрле кидерелә торган нәрсәләрнең атамаларын ясый). Димәк, уылдырык < огулдуруқ «угыллар-балалар җыенына кидерелгән нәмәстә, капчык», бу мәгънә тора-бара шундый капчыкның эчендәгесе «уылдык массасы» мәгънәсен алган. Һәм, әлбәттә, оғулдуруқ > оғулдуқ. К. төр. oğulduruk «аналык».

Чув. вăлчă «уылдык» << бор. төрки (ДТС: 364) oγulčuq «аналык» очрагында да шуңа охшаш мәгънәви үзгәрешләр булган: oγulčuq бу очракта «кечкенә угыл» түгел, ә oγul čоγ сүзеннән – čоγ «урама, ыштыр». Федотов I: 107.



Предыдущая статья            Следующая статья