УШНА (ТТДС II: 333) «крестовина, мотовило» – тат. әвернә белән бер модельдә *уш- нигезеннән ясалган, бу *уш- мар. телендә «кушу, ялгау» мәгъ. саклана (к. югарыдагыны). Әвернә, ушна җеп кату, җеп кушу өчен файдаланыла. Ушна сүзенең «кыр тычканы» мәгъ. дә бар. Моның мотивациясе безгә мәгълүм түгел. |