Тэтимол 2015

УШКЫН диал. (Баязитова 1986: 212) «группа людей; семейство» ~ чув. ушкан, ошкăн, мар. ушкын «группа, берләшмә, союз, җәвер (нәсел-ыру береге)» ← мар. уш- (ушаш) «берләштерү, группалау; кушу». Шулай итеп, ушкын сүзе мар. теленнән килә шикелле. Әмма мар. уш- нигезеннән ясалган барча сүзләр тат.-төрки сүзьясалыш модельләрендә: ушын- (ушнаш) «кушылу», уштар- «беректерү», ушык «берек, кушык», ушым, ушем «союз, берлек; беркетелү төше» һәм хәтта уш «куш» → ушлан- «кушлану». Кыскасы, уш сүзе куш сүзенә һәр тарафтан тәңгәл. Ләкин тат. қ- > мар. Ø (нуль аваз) бүтән мисалларда очрамый! Чув. ушкăн тур. Федотов II: 353 (тат. сүзен дә, мар. сүзен дә белми). К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья