Тэтимол 2015

УША (ТТДС I: 459; ТТДС II: 333; БТДҺ: 360), крш. (Balint, Й. Мухаметшин) uča, үшә «лавка-скамейка у самой печки; уступ основы печи, на котором можно сидеть, ставить для просушки обувь и т.п.» – чув. уша «мич; мич казнасы», мар. (Упымарий: 231; Саваткова: 177) уша «уша; куна тактасы», чув. диал. (Paasonen 1903: 96) užaj jubizem «уша баганалары» ≈ тат. пияш баганалары, чув. улча юпи id. Димәк, улча > уча > уша (бу вариантларда тюркологларның башын катырган -лч > -ш күчеше бик ачык күренә). Сүзнең тамыры – гом. төрки, монг. ул, ол «нигез, аслык, төпсә», к. үзб. (ЎХШЛ: 269) уул «тандыр (алачык миче) фундаменты, казнасы», -ча – билгеле кечерәйтү кушымчасы. К. ш. ук Ушабаш.

Фразема: уша башы ~ чув. уша пуççи шул ук «уша».



Предыдущая статья            Следующая статья