Тэтимол 2015

УЧАР «рынок, рыночная площадь; место разветвления» < гом. кыпч., к. ~ башк. усар «зур, тармакланган гаилә; күп балалы гаилә», ком. очар, нуг., каз. ошар «ир-ат җыелып утыра торган урын», чыгт. (Будагов I: 116) учар «базарчык», кар. очар «бигәнәй, читтән килеп урнашкан кеше (< базарчы)», иске ядкәрләрдә učar «базар» < фар. вачар (>> венг. vasar) «базар урыны, базар чаты» (к. Räsänen 1969: 357). Оренбург тат. сөйләшендә учар «посёлок» (безнең мәгълүмат. – Р. Ә.).

Дерив.: учарлы «күп ботаклы»; учарлан-у «ботаклар саны арту».



Предыдущая статья            Следующая статья